Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбыз делегациясе терлекчелек буенча Кайбычта узган төбәк семинар-киңәшмәдә катнашты

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җыелучыларны сәламләп, терлекче хезмәте көндәлек эш һәм барлык таләпләрне үтәгәндә генә уңай үсешкә ирешергә мөмкин, дип билгеләп үтте. "Күрсәткечләр, узган ел белән чагыштырганда, 5-6 процентка гына артса да, алга китеш күренә һәм без яхшыга омтылачакбыз", - диде ул, ферма эшләре белән таныштырып.

"Ак Барс" Холдинг компани­ясе" ААҖ вәкилләре үз­ләренең күп тармаклы предприя­тие эшчәнлеге, аларда мөгезле эре терлекләр асрау шартла­рының сизелерлек яхшыруы, абзарларның үзгәртеп корылуы, заманча саву җайланмалары урнаштырылуы, яңа агросәнәгать технологияләренең тормышка ашырылуы һәм боларның савымны арттыруга, сөтнең сыйфатын яхшыртуга булышлык итүе турында сөйләделәр.
Россия Таможня берлегенә керү сәбәпле, сатыла торган продукциягә таләпләр дә үзгәрде, Республика ветеринария лабораториясе директоры Финсур Әхмәтов катнашучыларның игътибарын шуңа юнәлтте. Ул сөтнең сыйфатына, азык өстәмәләренә контроль, дару препаратларына һәм терлекләрне рөхсәтсез читтән кертү мәсьәләләренә тукталды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Ха­җипов җыелучыларны республика терлекчелек тармагының торышы белән таныштырды.

Мөгезле эре терлекләр санының кимүе кебек күрсәткеч зур борчу тудыра. "Моның сәбәпләрен эзләргә кирәк", - дип таләп итте ул.
Нәҗип Нәкыйп улы Кайбыч һәм Тәтеш районнарында, алар беренче һәм икенче позицияләрне билиләр, сыерларның баш саны арта баруын билгеләп үтте. Һәм шунда ук, Идел аръягы төбәгенең 6 район хуҗалыгы, шул исәптән безнең "Родина" һәм "Маяк" хуҗалыклары да, узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерүне киметкән өчен тәнкыйтькә дучар булдылар. Яхшы үрчемнән башка сөт тә, ит тә булмый, бу үзгәрмәс хакыйкать. "Тәтеш­леләр 100 сыердан 62 бозау алалар, - дип басым ясады терлекчелек буенча министр урынбасары. - Афәрин, бар җирдә дә нәтиҗә шундый булырга тиеш". Ә менә мөгезле эре терлекләр үсешенә килгәндә бездә аерма зур "Авангард"та, мәсәлән, тәүлегенә уртача 615әр грамм алсалар, "Тетюшское" УПХ" ҖЧҖда - 437шәр грамм гына.

Шулай ук, ит җитештерү, мөгезле эре терлекләрнең үлүе, сыерлар һәм таналарны ясалма орлык­ландыру күрсәткечләре дә тәкъдим ителде.

"Азык өстәмәләренең фәнни-тикшеренү үзәге" ҖЧҖ генераль директоры катнашучыларны азык җитештерү, мөгезле эре терлекләрне асрау һәм ашатуның технологик алымнары белән таныштырды.

Киңәшмәнең гамәли өлеше "Ак Барс" Холдинг компаниясе" ААҖның Мөрәле авылы фермасында узды. Биредә хуҗалык белгечләре кунакларны сөт җитештерү, терлекчелектәге күрсәткечләр бе­лән таныштырдылар һәм тәҗрибәләре белән уртак­лаштылар.

Чиста, көр маллар түшәктәй салам өстендә кардаларда ял итәләр. "Бүген барлык хуҗалык­ларда да шулай булырга тиеш", - диде Нәҗип Хаҗипов.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X