Ребуслар чиштеләр
Яшь тәтешлеләр викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар әйттеләр.
(Тәтеш, 17 август, «Тәтеш таңнары», Людмила ӘХМӘДУЛЛИНА). Балалар китапханәсе хезмәткәрләре шәһәрдәге үзәк паркта “Китап битләрендә җәйге кояш” дигән уку залы оештырдылар.
Яшь тәтешлеләр викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар әйттеләр, төсле журналларны карадылар, хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турындагы кызыклы фактларны белделәр, ребуслар, башваткычлар чиштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев