Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Реестрларны төзәтәләр

    Дүшәмбедә, 10 мартта, архивчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Нәкъ шул көнне Бөек Петр "Хәлиткеч регламент яки Устав"ны имзалый. Ул хакимиятнең барлык дәүләт органнарына архивлар булдыруны һәм архивариус дәүләт вазифасын кертә, аларга "Хатларны пөхтә җыеп барырга, шул реестрларны төзәтергә, битләрне тамгаларга..." дигән хезмәтләрне йөкли. Петр Беренче реформалары Россиядә дәүләт архив хезмәтенә...

    Архивчылар, бүгенге белән яшәп, үткәннәргә күмелгәннәр, чөнки аңардан башка киләчәк юк. Кешелек тормышының документаль мәгълүматларын саклап, алар заманнар элемтәсен бәйләп торалар.

    Райбашкарма комитетның архив бүлеге начальнигы Фәһимә Хәлилова район архивы заллары буйлап экскурсия үткәрде:
    - Бездә 210 фонд бар, аларда районның икътисади, мәдәни һәм социаль үсешен чагылдыручы 30208 документ берәмлеге саклана. Шулар арасында иң күбе идарә документлары - 74 процент, шәхси состав буенча - 25 һәм шәхси документлар буенча - 1 процент. Архив документлары белешмә эшләре өчен киң файдаланыла. Узган ел гражданнар һәм оешмалардан социаль-хокукый характердагы 1146 сорау керде: хезмәт стажы, эш хакы, дәүләт бүләкләре белән бүләкләнү, гражданнарның һәм оешмаларның милекләре турында.

    Архивның еш кунаклары - укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары, алар тикшеренү эшләре өчен документлар өйрәнәләр. Бездәге документлар виртуаль күргәзмәләр оештыру өчен дә киң файдаланыла.

    Архив киштәләрендә бик күп кызыклы, көтелмәгән һәм мөһим нәрсәләрне табарга мөмкин, чөнки архив - ул тарих, халык хәтере.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: