Республикада 2024 елда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалды
Быел Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, төбәк һәм федераль бюджетлар исәбенә яңа мәктәп һәм балалар бакчалары төзелде.
Быел Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, төбәк һәм федераль бюджетлар исәбенә яңа мәктәп һәм балалар бакчалары төзелде.
Шулай ук быел яшьләр үзәкләре биналарына ремонт үткәрелде, ә белем бирү оешмалары дәресләр өчен гомуми суммасы 3,7 миллиард сум (федераль бюджеттан – 3 миллиард сум, калганы – төбәк бюджетыннан) тәшкил иткән заманча җиһазлар белән тәэмин ителде.
Яңа объектлар исемлегендә җиде мәктәп бар: Казанда өч мәктәп төзелгән, Чаллы шәһәрендә һәм Усад, Көек, Биектау авылларында – берешәр.
Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә укучыларга гомуми һәм өстәмә белем бирү программасын үзләштерергә булыша торган барлыгы 72 «Үсеш ноктасы» үзәге эшчәнлеге оештырылган. Казанда – ике «Кванториум» балалар технопаркы ачылган, бер – Чаллыда «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәге.
Мәктәп технопаркларында гамәли физика, химия, биология, менталь арифметика түгәрәкләре эшли. Аларда балалар һәм укытучылар өчен бәйгеләр оештырыла, укучылар һөнәри осталык чемпионатларына әзерләнә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-2024-elda-magarif-ilkulam-proektyn-gamalga-asyruga-natia-yasaldy-5895673
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев