Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә

    Җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм тармакны үстерү өчен берничә субсидия бүлеп бирелә.

    (Тәтеш, 24 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Дотацияләр башлангыч фермерларга үз эшләрен оештырырга, тәҗрибәле хуҗалык итүчеләргә бизнесны алга җибәрергә мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. 

    Минераль ашламалар сатып алуга этәргеч бирүче субсидияләрнең нәтиҗәлелеген исәпкә алып, 2021 уңышына ТР Хөкүмәте тарафыннан финанслар бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Аңарда берничә шарт бар. Әгәр авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү җирләренең бер гектарына кимендә 40 килограмм тәэсир итүчән матдәдә минераль ашламалар сатып алуны һәм туфракның 5 еллык агрохимик тикшерү дәвамлылыгын, чәчү мәйданнарын үткән елгы дәрәҗәдә саклауны расласалар, субсидия бүлеп бирелә. Әгәр беренче шарт әлеге бюджет ярдәменә керүгә рөхсәт булып торса, гектарга 50 килограмм тәэсир итүчән матдә туплау төп индикатор булып тора, шуның 40 килограммы – мөстәкыйль акча хисабына. 
    Сатылган 1 килограмм сөт өчен субсидия күләме билгеләгән вакытта терлекчелек тармаклары өчен төп билгеләр булып торалар: траншеяларның пас­портлары булу; терлекләрне идентификацияләүне кертү; көтүлек һәм ашату белән идарә итү программалары булу. Шулай ук яңа терлекчелек биналары һәм силос-сенаж траншеялары төзүгә субсидияләр бүлеп биреләчәк.

    Техник яңартып төзекләндерү хезмәт җитеш­терүчәнлеген арттыруга йогынты ясый, бу мәсь­ә­ләдә шулай ук субсидияләр: ташламалы лизинг һәм техник кирәк-яракларны яңадан алу буенча респуб­лика программасы, “30х70” схемасы буенча техник яңартып төзекләндерү программаларын субсидияләү дәвам итәчәк.  
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: