Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ретро-паркта музыка яңгырады

Элекке матур киноларны искә төшереп, бию мәйданчыгында парлылар бөтерелә.

Аның исеме генә "Ретро парк - паркта сагыну кичәсе", чынлыкта исә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры оркестры башкаруындагы музыкаль әсәрләрне тыңларга шимбә көнне олысы да, кечесе дә җыелды. Вальс һәм танго, джаз һәм фокстрот, популяр фильмнардагы көйләр төрле буыннарны берләштерде.
"Бу чарага без барсын да чакырдык, - дип сөйли мәдәни-күңел ачу үзәге директоры, ачык һавада оркестр концертының төп инициаторы Александр Ложкин. - Нина Халикова җитәкчелегендәге район инвалидлар җәмгыяте чакыруны теләп кабул итте, аның активистлары хәтта үзләренең концерт программалары белән дә чыгыш ясадылар. Сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре булыштылар, чараны Елена Никитина оста итеп алып барды, яшь, әмма республикада танылып өлгергән башкаручы Лиана Садыйкова да тамашачыларны сөендерде. Программада шәһәр мәктәпләренең иң яхшы бию парлары да катнаштылар".
Старшининнар, Мышевлар, Сурковларның гаилә парлары яшьләргә ничек итеп гармонияле биергә мөмкин булуын күрсәттеләр. Биючеләрне си­бәләп торган яңгыр да куркытмады, хәер ул, болытлар астыннан елмайган ягымлы кояштан оялгандай, тиз генә юкка да чыкты.
"Бик әйбәт оештырганнар. Нинди матур бәйрәм", - диләр берсе артыннан берсе ял итүчеләр.
Уңайлы яңа эскәмияләр­дә рәхәтләнеп музыка тың­лап һәм сөйләшеп бер төркем олы яшьтәге тәтешлеләр утыралар. Һәм елмаялар: "Яшьлегебез кире кайт­кандай булды. Рәхмәт! Тере оркестр уйнаганны тагын кайда ишетер идек әле..."
Ярымтүгәрәк итеп ясалган эскәмияләр күпләп җыелып дусларча сөйләшеп утыру мөмкинлеген бирә һәм шуңа да буш тормаслар диясе килә. "Теләкләрегез бармы?" - күмәк фикерне ишетәм. "Беренчедән, шундый бәйрәм оештырган өчен рәхмәт, ә теләкләргә кил­гәндә - якын киләчәктә узган гасыр уртасында­гы кебек стильле "ка­быр­чык"­-сәхнәне, үкчәләр батмас­лык бию мәйданчыгын һәм аның буш тормавын кү­рәсе килә".
Ике сәгать сизелми дә узып китте, соңгы аккордлар яңгырый.
Тәтеш­леләр шундый кәеф кү­тәренкелеге бүләк ит­кән өчен кунакларга рәхмәт белдерделәр, ә алар үз чиратларында киләчәктә дә чыгышлары белән сөендерергә вәгъдә иттеләр. Оркестр артистларының берсе Николай Марамзин әйтүенчә, алар музыканы ял иттерү өчен башкаралар, һәм үткәннәрне сагыну атмосферасы тудыру, аһәңле гүзәл көйләр дөньясына җәлеп итү үзләре өчен дә күңелле. Алар безнең җыйнак, яшел шәһәребезне ошатканнар. Аның кешеләре дә ачык йөзле, кунакчыл бит. "Парк яңартыла, күп эшләнгән, бөтен эшләр дә тәмамлангач ул һәркемнең яраткан урынына әйләнер дип ышанабыз. Ә без киләчәкбез, чакырыгыз гына", - диләр башкала кунаклары. Рәхмәтле тамашачыларның көчле алкышлары озакка барды.
Яңа очрашуларга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев