Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Кыйммәткә төшкән балык

    Сулыклар юка боз белән каплануга, һәвәскәр балыкчылар, иминлек турында да онытып, балык каптырырга ашыктылар.

    Һәм шуның өчен чак кына сәламәтлекләре һәм гомерләре белән түләмәделәр. Узган якшәмбедә Камадагы боз кисәге 202 балыкчы белән ярдан аерылып агым уңаена йөзеп китә.

    Вакыйга булган урында елганың киңлеге 7 километрга якын, тирәнлеге 15 метрга кадәр. Коткаручылар тырышлыгы белән генә фаҗига булмый кала (һавага 2 вертолет күтәрелә, бу операциядә шулай ук көймәләр, буксир-этәргечләр һәм һава өреп тутырылган мендәрле 2 судно катнаша). Бәхеткә каршы, берәү дә зыян күрми, әмма бу хәл боз астыннан балык тотуның мавыктыргыч кына түгел, ә гадәттән тыш хәвефле булуын да искәртергә тиеш. Ярда коткарылган һәр балыкчыдан: "Нәрсә хакына???" - дип сорадык. Кемнәрдер мәгънәсезлекләрендә үзләрен гаеп­ләсәләр, икенчеләре "батырлык" күрсәткән булып кыландылар. Соңгы балыкчы коткарылганнан соң, берничә минут эчендә алар йөзеп килгән бозлыктан бары кечкенә боз кисәге генә калды.

    Гадәттән тыш хәлләр буенча рес­публика комиссиясе утырышында, аны ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов үткәрде, коткару операциясенә шактый бюджет чыгымнары сарыф ителүен билгеләп үтте. Өстәвенә, олы яшьтәге ирләрнең мәгънәсезлекләре нәтиҗәсендә коткаручыларга үз гомерләрен куркыныч астына куярга туры килде. Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгы хезмәткәрләре шуны искәртә: боз калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаса, ул бер кеше өчен хәвефсез санала, аның аша җәяү чыгучыга - 15 сантиметр һәм аннан артыграк, ә машина белән чыгу өчен кимендә 30 сантиметр булырга тиеш. Һәм тагын.Су температурасы 2-3 градус булганда кеше - 10-15 минуттан, ә минус 2 градуста 5-8 минуттан соң үлә.

    Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгы хезмәткәрләре бозга кергәнче башта үзеңнең иминлегең, якыннарың һәм туганнарың, шулай ук хезмәт вазифалары буенча сезнең мәгънәсезлегегез өчен үз гомерләрен куркыныч астына куячак кешеләр хакында уйларга киңәш итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: