Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркем турында кайгыртырга

Районда уздырыла торган өлкәннәр айлыгының максаты - һәркемгә игътибар күрсәтү, аларның проблемаларын чишүдә булышу.

Комиссиянең чираттагы утырышын аның рәисе, райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов үткәрде.

"Айлыкны ачу шәһәрдәге 1нче һәм 2нче, кадет, татар мәктәпләре, педкөллият һәм авыл хуҗалыгы техникумы, Людоговка һәм Питомник клубларында үткәрү планлаштырыла, - дип билгеләп үтте ул, - район җитәкчелеге катнашындагы бәйрәм чаралары 11 һәм 12 сентябрьдә узачак".

Тантаналар уздырыла торган һәр җиргә район администрациясенең җаваплы затлары һәм шул учреждение җитәкчеләре билгеләнгән. Аларга үз предприятиеләре белән элемтәләрен югалткан өлкәннәрне, хезмәт ветераннарын бәйрәмгә чакыру җаваплылыгы йөкләнә.
Очрашулар, киңәш-табыш алу, пенсионерларга хезмәт күрсәтүне яхшырту, аларның көнкүреш проблемаларын хәл итүгә кагылышлы үз фикерләрен белдерү мөмкин булсын өчен, РПФ, социаль яклау, үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре һәм шәһәр хакимияте катнашында узачак. Медицина хезмәткәрләре кан басымын, кандагы шикәр микъдарын, авырлыкларын, буйларын үлчәтергә теләүчеләр өчен акция үткәрәчәкләр. Мондый очрашулар район авылларында да булачак. Бәйрәм өстәленә ике меңгә якын кеше (шәһәрдә - 1057, авылларда - 924) чакырылыр дип планлаштырыла.

Предприятие, оешма җитәкчеләре дә үз ветераннарының очрашуларын онытылмаслык итеп оештырыр­лар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев