Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Рәмис Сафиуллов: “Тормыш уңайлы булырга тиеш”

    Хакимиятнең нәтиҗәле эшләве өчен кабул ителгән карарлар турында халыкның фикерен белү мөһим.Район башлыгы Рәмис Сафиуллов халык белән ачыктан-ачык әңгәмә коруны дәвам иттерергә, тәкъдимнәр һәм проблемаларга оператив җавап бирергә ниятли. Чөнки мөрәҗәгатьләр эшчәнлекнең төрле сфераларындагы хәлләрне ­күзалларга мөмкинлек бирә.

    Рәмис Сафиуллов шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гафуровка урам яктырткычларына ревизия ясауны йөкләде. Шулай ук игътибар урам һәм юлларның санитар торышына да юнәлтелде. Барлык контейнерлар һәм аларның мәйданчыклары чиста булырга тиеш. Халык коммуналь хезмәтләр мәсьәләләрендә дә, шул исәптән су белән тәэмин итү һәм кышкы чорда юлларны чистартуда уңайсызлыклар сизмәскә тиеш, дип басым ясады аппарат киңәшмәсендә Рәмис Хатыйп улы.

    Үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллинга хезмәт этикасы нормаларын үтәү буенча медицина хезмәткәрләре белән сөйләшүләр алып барырга тәкъдим ителде. Чөнки аларның авыруларга карата игътибарсызлыгына һәм тупаслыгына халыктан шикаятьләр керүе арткан.

    Ул шулай ук җирлек башлыкларына халыкның яшәеш мәсьәләләрен контрольдә тоту һәм кешеләргә проблемалы хәлләрнең сәбәп­ләрен аңлату зарурлыгын искә төшерде. Производствоны үстерү мәсьәләләре район башлыгы өчен өстенлекле булачак һәм моның төгәл программасы ­эшләнгән.

    Шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә тормыш-көнкүреш мәсьәләләре буенча район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын укучыларыбызның исләренә ­төшерәбез. Әгәр сезнең атнаның һәр сишәмбесендә район баш­лыгы кабул итүенә килү зарурлыгы юк икән, ул вакытта 2-50-02 һәм 2-62-48­ телефоннары аша кабул итү бүлмәсенә шалтыратырга була. Сезнең шалтыратуыгыз игътибарсыз калдырылмаячак.

    Безнең газетабыз район башлыгы белән очрашуларда яки аның белән әңгәмәләр вакытында күтәрелгән мәсьәләләрнең ничек хәл ителүе хакында укучыларын таныштырып барачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: