Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ромашка” адресын үзгәртә

Олы Шәмәк мәктәбендә, анда балалар бакчасы урнашачак, эшләр тулы көчкә бара.

Узган ел мәктәптә булган капиталь ремонтка өстәп, быел аны җылытканнар, сайдинг белән тышлаганнар. Хәзер биредә балалар бакчасы да урнашачак. Шәмәклеләр әлеге өй туен түземсезләнеп көтәләр.

1988 елда төзелгән бакча искергән һәм заман таләп­ләренә җавап бирми. Әмма биредәге 12 бала мәктәпкәчә уч­реждение хезмәткәрлә­ре, көндезге вакытта әти-әниләрен алыштыру­чылар, күзәтүендә яшәү күнекмәләренә өйрә­нәләр, уйныйлар, үсәләр.

Бинада тынлык - нәниләр йоклыйлар. Нәкъ шул вакытта мөдир Тать­яна Тимескова белән сөйләшеп алабыз. Биредә ул 2005 елдан бирле эшли. Хезмәт эшчәнлеге барышында ипи дә пешергән, җыештыручы да булган, ә пединститутны тәмамлаганнан соң бакчага эшкә килгән. Аңа балалар белән эшләү ошый, тик менә бүгенге бакча искергән. Канализациясе юк, савыт-саба юу өчен суны вакуумлы насос ярдәмендә алалар. Шуңа да төзекләндерелгән яңа бакчага күчүне түземсезләнеп көтәләр. Бинаны 1 майга тулысынча тапшырырга вәгъдә биргәннәр.
Яңа бакчада һәркемгә уңайлы булачак. Чөнки искесендә бары ике - уен һәм йокы бүлмәсе генә бар. Уен бүлмәсендә, анда балалар белән бергә (алар миңа шундый тиз ияләштеләр) узган чараларда төшерелгән фотоларны карадык, алар уйнап кына калмыйлар, физкультура белән шөгыльләнәләр, төрле бәйрәмнәр дә оештыралар.

Яңа бинада, уен һәм йокы бүлмәләреннән тыш, буфет, малайлар һәм кызлар өчен аерым санузел һәм кер юу урыны (һәр бакчада бу мәҗбүри) булачак. Төрле чаралар, шул исәптән уеннар өчен зур зал да каралган, чөнки балаларның йөгерәселәре, бииселәре, сикерәселәре дә килә.

"Тизрәк күчәсегез киләме?" - дигән сорауга алты яшьлек Лера: "Әйе, анда барсы да яңа булачак, ә биредә - иске", - дип җавап бирде. Көтәргә күп калмаган, майга аларның хыяллары чынга ашачак.

Нигезле чыганактан
- Кече һәм Олы Шәмәк, Келәш, Бидәңге авылларында балалар бакчаларын мәктәпләргә күчерү нәрсәгә нигезләнгән? - дигән сорауны райбашкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Людмила Абрамовага бир­дек:

- Бөтен җирдә дә бакчалар мәктәп биналарына күчерелми бит. Мәсәлән, Келәш һәм Бидәңгедә мәктәпкәчә балалар мәгариф учреждениесе юк иде, ә уку яшенә җитмәгән сабыйлар күп, шуңа да район башлыгы Валерий Чершинцев тарафыннан ул авылларда бакчалар ачу турында карар кабул ителде. Кече Шәмәк һәм Олы Шәмәктә балалар бакчалары биналары санэпидкүзәтчелек таләпләренә җавап бирми, ә мәктәптә буш торган мәйданнар бар. Хәлне анализлап, район башлыгы исеменнән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә мәктәпкәчә балалар мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүгә акча сорап юллама җибәрелде. Валерий Сергеевич инициативасы хупланды. Хәзер мәктәпләрнең буш урыннарында тулы көчкә ремонт бара: идәннәр, тәрәзәләр алыштырылган, суүткәргеч һәм канализация яңартылган, бизәү эшләре башкарыла. Нәниләребез яңа уку елын әлеге матур, җыйнак, уңайлы мәктәпкәчә учреждениеләрдә каршыларлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев