Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия кинотеатрларында шәхесне таный торган система булачак

Әлеге система кинотеатрга килүчеләрнең яшен, җенесен һ.б. характеристикаларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россия кинотеатрларында шәхесне таный торган система гамәлгә кертә башлаганнар, дип яза «Коммерсантъ».

«Синема парк», «Формула кино» һәм «Каро» кинотеатрлары кино залларында шәхесне таный торган «акыллы» системаны сыный башлаган. Әлеге система кинотеатрга килүчеләрнең санын анализларга, аларның яшен һәм җенесен билгеләргә мөмкинлек бирә торган видеокамералар һәм нейрочелтәрләрдән гыйбарәт.

Яңа система исәпкә алынмаган тамашачылар өчен штраф түләүдән котылу максатыннан кинотеатрга килүчеләрне контрольдә тотарга, шулай ук репертуарны тагын да төгәлрәк планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев