Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Россия романистикасында яңа сүз

    Тәтештә агымдагы елның октябрендә якташыбыз, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Сорокинның “Мәңгелек Идел” дип исемләнгән роман-трилогиясен тәкъдим итү була.

    (Тәтеш, 30 сентябрь, «Тәтеш таңнары»,  Юлия КАЛИНИНА). Әсәр өч тапкыр бастырылган, шул исәптән чуаш телендә дә. “Мәңгелек Идел” өч томнан тора.

    “Яшәү барышында Раббым миңа күп шатлык-сөенечләр бүләк итүенә мин рәхмәтле, әмма үз китабың дөньяга чыгуны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Элек тә, әлбәттә,­ китапларым – “Трасса”,­ “Эшче династияләр”, “Түбән Кама репортажы”, “Тормыш тәгәрмәче”, “КамАЗдан сәүдәгәр”, “Шишкин наратлыгы өстендә таң”, “Россиянең яңа сәүдәгә­рләре” һәм башкалар басылды, ләкин аларны роман-трилогия белән чагыштыру мөмкинме соң инде. Әле балачактан ук уянган күптәнге хыялым чынга ашты – тормышта бу гаять зур бәхет түгелмени. Башкарылган эш өчен горурлык”, – дип уртаклаша автор.

    “Мәңгелек Идел” – Рос­сия­­ романистикасында яңа сүз. Ул авыр XX гасыр­да иле­безнең иң фаҗигале этапларының зур кү­ре­не­шен күзаллаучы киң күләмле әсәр. Эпопея­ны хикәяләү тулы бер гасырны колачлый – 1908дән алып 2008 елларны. Хәзерге чуаш мәдәниятендә бу Татарстанда тәүге тапкыр Татарстан турында рус телендә бастырылган зур күләмле эпос. Николай Сорокин әйтүенчә, трилогиянең 90 проценты документларга һәм шаһитлар күрсәтмәсенә нигезләнгән. Ике ел элек авторның туган авылы Олы Шәмәктә романны тәкъдим итү булды. “Авыл мәдәният йортында шулай ук күрше авыллардан да делегация катнашты. Мин китаплар өләштем, романда кемнәрнедер рәнҗеткән булсам, алардан гафу үтендем. Җыелучылар ике гариза яза. Берсен романны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премия­сенә тәкъдим итеп. Откан очракта аны вакытлыча элекке колхоз идарәсендә көйләнгән чиркәүне яңартып төзекләндерүгә юнәлтергә карар иттек. Икенче тәкъдимне район башкарма комитетына – Тәтештәге урамнарның берсенә “Мәңгелек Идел” исемен бирү. Дөрес, Дәүләт премиясен алу насыйп булмады. Миңа “Бәллүр каләм” “Һөнәрендә тугрылык өчен” респуб­лика премия­се – телевизор тапшырылды. Бу инде икенче премия, беренчесе – “Журналистикада исем” – 2013 елда бирелде. Моның өчен дә рәхмәт. Роман буенча пьеса язам. Әсәрне татар теленә тәрҗемә итү планлаштырыла. Тормыш дәвам итә”, – ди Николай Сорокин.    
           

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: