Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Тикшерү комитеты Иделдә 11 кешенең үлемендә катамаран йөртүчесе гаепле, дип тапкан

Катамаран хуҗасы һәм йөртүчесе баржаның кисәтү сигналларын тулаем игътибарсыз калдырган.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Идел елгасында Волгоград янында  катамаран белән баржа бәрелешү аркасында килеп чыккан 11 кешенең үлемендә катамаран хуҗасы һәм капитаны гаепле булган. Ул судно белән исерек хәлдә идарә иткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итә.

Әйтелгән мәгълүматлар буенча, капитан “баржаның яктылык һәм тавыш бирү юлы белән кисәтү сигналларын тулаем игътибарсыз калдырган”.

Моннан тыш, тикшерү нәтиҗәсендә, катамаранда рөхсәт ителгән 12 кеше урынына 16 кеше булганлыгы ачыкланган. Судно 2017 елдан бирле рәсми теркәлү узмаган һәм тиешле исәптә тормаган, дигән Петренко. Россия Транспорт күзәтүе комитеты (Ространснадзор) катамаран хуҗасының пассажирлар йөртүгә рөхсәте булмаганлыгын белдергән.

Җинаять эшен тикшерүне Россия транспорт тикшерү идарәсенең Көньяк тикшерү идарәсе алып бара. Идарә ведомство үзәк аппараты күзәтүе астында эш итә. 

ТАССның Волгоград өлкәсендәге җитәкчелек органнары чыганагы хәбәр итүенчә, катамаран төбәкнең Калачев районының элеккеге башлыгы Дмитрий Хахалевныкы булган.

2009 елда экс-чиновник Россия Федерациясе Җинаять кодексының 5 төрле маддәсе буенча хөкем ителгән булган. Шул исәптән ул җенси төсмердә көч куллану һәм корал кулланып хулиганлык кылуда гаепле дип табылган булган.

Фаҗига кичә кич Волгоград янында - ярдан 250 м эчтәрәк килеп чыккан. Катамаранның баржа белән бәрелешүе аркасында суднодагы 16 кешенең 11е һәлак булган, коткарылган 5 кешенең 3се хастаханәгә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X