Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә пенсия яшен арттыруга каршы петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган

Петицияне Россия Президенты, Премьер-министр һәм Федераль җыенга юллаганнар.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россиядә пенсия яшен арттыруга каршы петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган. 

Бүген 15.00 сәгатькә Change.org сайтында пенсия яшен арттыруга каршы урнаштырылган онлайн-петициягә 1 миллион 41 мең 504 россияле имза куйган.

Петицияне Россия Президенты, Премьер-министр һәм Федераль җыенга юллаганнар. Мондый башлангыч белән Гомумроссия профсоюзлар берләшмәсе чыккан.

«Росстат мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясенең 62 субъектында ир-атларның уртача гомер озынлыгы – 65, ә өч субъектта 60 яшьтән кимрәк. Россия буенча тулаем алганда демографик тенденцияләрне саклаган хәлдә, ир-атларның – 40, хатын-кызларның 20 проценты 65 яшькә җитми», - диелә петициягә аңлатма язуында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев