Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә пенсиягә өстәмә алу хокукына ия авыл хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеге киңәйтелде

25 июньдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсиягә 25% өстәмә алу хокукына ия авыл хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген киңәйтү турында карарны имзалады.

(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары"). 25 июньдә Россия  Премьер-министры   Дмитрий Медведев пенсиягә 25%  өстәмә  алу  хокукына  ия  авыл  хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген   киңәйтү  турында  карарны  имзалады.    Документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  басылып  чыкты  һәм  үхз  көченә  дә  керде  инде. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шуны  хәбәр  итә,  яңа  исемлеккә   һөнәренә,  вазыйфасына,  белгечлегенә    авыл  хуҗалыгы техникасына,  җитештерү җайланмаларына,  хезмәт  күрсәтү һәм аларны  ремонтлау,  шулай  ук    авыл  хуҗалыгы объектларына  хезмәт  күрсәтү бурычы  кергән  һөнәрләр  өстәлде.   Сүз биредә  ярдәмче  эшчеләр,   кладовщилар,  кочегарлар, каравылчылар һәм  сакчылар, авыл  хуҗалыгы  корылмаларын  төзүчеләр,   токарьлар һәм  эретеп  ябыштыручылар, сях и сварщиках,  складлар  һәм   гаражлар  мөдирләре,   инженер-механиклар һәм    инженер-электриклар  турында  сүз  бара. 

Карарда  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  җитештерүче  шәхси  эшкуарлар  да  кертелгән.  

Искәртеп  узабыз,  яңа  елдан  үз  көченә  кергән  закон  нигезендә  мондый  түләүләрне  авыл  хуҗалыгында  аерым  һөнәрләр  буенча  кимендә  30 ел  эшләп,  ялга чыккан, әмма авылда    яшәп  калган  кешеләргә  бирелә.    Өстәмә  тиешле  һөнәрләр  исемлеге Хөкүмәт  карары  белән  расланган  иде.      Яңа  карар аны  киңәйтә.   Исемлек,  ярты  ел  буена  хокук куллану практикасыннан һәм  кешеләрнең  мөрәҗәгатеннән  чыгып,  авыл  кешеләренең пенсия  хокукларын  үтәү  өчен  төгәлләштерелде.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шуны  хәбәр  итә, пенсия  эшнамәләрендә  авыл  стажы  турында  кирәкле белешмәләр  булмаса,  гражданнар Россия  Пенсия  фондына  2019 ел  ахырына  кадәр  шундый  стажны  раслый  торган  документлар  тапшыра  алалар.    Әгәр  мондый  документлар 2019 ел  ахырына  кадәр  керсә,  пенсионарларга  2019 елның  1  гыйнварыннан узган  ел  өчен  өстәмә тулысынча  билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы пресс-службасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев