Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Россиядән чит илләргә самолетта очу бәясе арткан

    Эконом-класс белән чит илгә бару һәм кире кайту өчен чама белән 22,4 мең сум түләргә туры килә.

    (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Быелның апрель-июнь айларында чит илләргә самолетта очу бәясе уртача алганда 14 процентка кыйммәтләнгән. OneTwoTrip сәяхәтләр сервисы аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән.

    Туристка эконом-класс белән чит илгә бару һәм кире кайту өчен уртача алганда 22,4 мең сум түләргә туры килә. Гыйнвар-март айларында әлеге күрсәткеч 19,7 мең сум тәшкил итә иде.

    Ил эчендә самолетта очу бәясе 7 процентка кыйммәтләнгән. Хәзер Россия буйлап сәяхәт итү (бару һәм кайту) уртача алганда 11 мең сумга төшә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: