Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ротавирус һөҗүм итә

Балагызның күңеле болганамы, эче китәме, борынына томау төш­кәнме, йөткергәлиме һәм тән температурасы 37,5 градустан югарымы? Мондый очракта ул ротавирус инфекциясе белән зарарланган дип уйларга мөмкин.Нәрсә эшләргә? Хастаханәгә барыргамы яки өйдә генә дәваланыргамы? Үзеңне һәм гаилә әгъзаларын әлеге чирдән ничек сакларга? Бу сорауларны без Тәтеш үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге...

- Ротавирус инфекциясе ("эчәк гриппы") - йогышлы чир, аның белән теләсә нинди яшьтәге кешеләр авырырга мөмкин. Чир сезонлы - ноябрьдән апрельгә кадәр. Инфекция чыганагы - авыру яки вирус йөртүче сәламәт кеше. Чирне ашамлык, су аша, көнкүрештә йоктырырга мөмкин. Ротавирус ашказаны, нечкә эчәкнең лайлалы тышчасын зарарлый һәм бу азык эшкәртүнең бозылуына, эч китүгә һәм организмның суны күпләп югалтуына китерә.

- Ротавирус инфекциясенең билгеләре нинди?

- Ул кискен башлана - косу, тән температурасының күтәрелүе (37,9 градуска һәм аннан да югарырак), эч китәргә мөмкин. Күпләрнең борынына томау төшә, тамагы кызара, ризык йотканда авырту сизелә. Аппетит югала, хәлсезлек күзәтелә.

- Баланы хастаханәгә салыргамы яки өйдә дәваларгамы?

- Авыру җиңел формада булса участок балалар табибы күзәтүе астында өйдә дәваларга мөмкин. Ә инде хәл авыр булганда - хастаханәгә салу мәҗбүри.

- Кискен эчәк инфекциясен, шул исәптән ротавирусны профилактикалауның төп кагыйдәләре нинди?

- Теләсә нинди эчәк инфекциясенең сәбәпчесе - ул пычрак куллар. Шәхси гигиена кагыйдәләрен катгый үтәргә һәм балаларга яшьтән үк гигиена әлифбасын өйрәтергә (урамнан өйгә кергәч, туалеттан соң, фатирны җыештыргач, ашарга әзерләр алдыннан кулларны сабынлап юарга); яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне һәм савыт-сабаны агып торган су астында юарга һәм кайнаган су белән чайкарга; яраклылык вакыты чыккан, суыткычта сакланмаган тиз бозылучы ризык­ларны (бигрәк тә кремлы кондитер ашамлыклары, каймак яки майонез кушылган салатлар һәм башкалар) ашамаска; юл буйларында, урамнарда сатылган ашамлыкларны сатып алмаска, тиз бозыла торган продуктларның яраклылык вакытына һәм саклау шартларына игътибар итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев