Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “РПФ – минем язмышым”

    2020 ел Россия Феде­рациясенең Пенсия фонды оешуга 30 ел – юбилей елы дип игълан ителде.

    (Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таңнары"). Әлеге дата уңаеннан ТР буенча пенсия фонды бүлеге тарафыннан төрле бәйгеләр уздырыла.

    Июнь аенда респуб­лика районнарындагы һәм шәһәрләрендәге РПФ бүлекләре, РПФ Ида­рәләре хезмәт­кәр­ләре арасында “РПФ – минем язмышым” дип исемләнгән әдәби бәйге булып үтте.

    Анда РПФның Тәтеш районы Идарәсе хезмәткәрләре дә актив катнашты. “Иң яхшы эссе” номинациясендә 1нче урын белгеч-эксперт Ирина Егоровага бирелде. Финанс-икътисад төркеме белгече Ирина Дубкова “Шигырь рәвешендәге иң яхшы инша” номинациясендә 3нче урынны алды. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: