Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Рәсми

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә Тәтеш районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара координация комиссиясе утырышы булды.

    Анда авыл хуҗалыгы техникумы, көллият, кадет интернат-мәктәбенең тулай торак-биналарын, картлар һәм инвалид­лар йортын, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрнең яшәү урыннарын янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү турындагы мәгълүматлар анализланды. Шулай ук Иделнең яр буе тирәсендәге урыннарга үз белдеклекләре белән торгызылган балыкчылык станнары һәм башка корылмаларны ачыклау һәм бетерү хакындагы мәсьәләләр каралды. Әлеге барлык мәсьәләләр буенча комиссия тарафыннан карарлар кабул ителде, җаваплы затларга аларны үз вакытында үтәү кирәклеге билгеләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: