Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: “Көчле Россия генә республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була ала”

Бу хакта кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде.

Бу бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышының көн кадагына куелган бердәнбер мәсьәлә.
"Дөньядагы каршылыклы үзгәреш­ләр Россия Федерациясенең күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия дәүләтендә күп гасырлар дәвамында татар, рус һәм башка этносларның рухи берлеген билгеләп узды.
"Бүген Татарстан эре инвестицион социаль-икътисади, инфраструктур проектларны гамәлгә ашыра. Безнең республиканың казанышларын федераль үзәкнең, беренче чиратта, Россия Президенты Владимир Путинның куәтле ярдәменнән башка күз алдына китереп булмый", - дип белдерде Президент.
Татарстан Республикасы тотрыклы үсешен дәвам итә, күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләре буенча ул лидерлар позициясендә, бизнес алып бару өчен кулай шартлар тудырыла. Соңгы ун елда икътисадның нәтиҗәле базар моделе төзелде, лаеклы социаль стандартлар тәэмин ителде, кешеләрнең инициативаларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев