Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Рядовойдан старшинага кадәр юл узган

    Шәһәрле Вячеслав Абмаев 35 ел элек 2000 метр биек­лектән парашют белән беренче тапкыр сикергән.

    (Тәтеш, 2 август, "Тәтеш таннары", Елена Калашникова).

    Ул Килдеш авылында күп балалы гаиләдә туган: аның биш ир һәм ике кыз туганы булган. Мәктәптән соң токарь һәм электр белән эретеп ябыштыручыга укый, Ульяновскидагы автозаводта эшли. Бу шәһәрнең Засвияжски районы хәрби комиссариаты тарафыннан Вячеслав Викторович 1985 елның 28 октябрендә Совет армиясе сафларына ­алына.
    Яшьләрне уку частенә җибәр­гәнче үк хәрби комиссариатта Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә әзерлекләрен тик­шергәннәр: парашют белән сикерергә кирәк булган. Шуңа күрә ул беренче сикерүне, хәрби хезмәткә чакырылучы буларак башкарган. Бик мавыктыргыч булган, бу тәэсирләрне сүзләр белән генә әйтеп булмый, ди ул. Вячеслав Викторович бу хисләрне һәр десантчы кичерергә тиеш дип саный.
    – Ярты ел Литвада, Рукла шә­һәрендә – уку бүлегендә, ә 1986 ел­ның апреленнән алып 1987 елның 4 ноябренә кадәр Кабулда, Әфганстандагы гас­кәрләрнең чикләнгән контингенты составына кергән частьтә булдым, инженер сапер разведкасы белгечләре взводы командиры урынбасары вазифасында хезмәт иттем, – ди ул. 
     Туганнары сүзләренә караганда, Вячеслав Викторович үзен Әфганстанга җибәрү турында берничә тапкыр гариза язган. Ә бу хәл килеп чыккач, әти-әниләренә берни дә әйтмәгән. Әлбәттә, вакыт узу белән улларының кайнар ноктада булуын белгәннәр. Әнисе белән әбисе көн саен солдат өчен дога кылганнар. Хәрби частьтән Рәхмәт һәм җилфердәп торган байрак янында төшкән фотосурәте килгәч кенә бераз тынычланалар.

     Барлыгы 21 сикереш ясадым. Әфганстанда алар тыелган иде. Сугыш бит инде. Парашют белән сикерергә мөмкинлек булса, хәзер дә сикерер идем, – дип билгеләп үтә Вячеслав Викторович.

    фото предоставлено Вячеславом Абмаевым

    Хезмәт иткән елларда ул рядовойдан старшинага кадәр юл үткән. Берничә тапкыр хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан” медальләре белән бүләкләнгән, “Гвардия”, “СА отличнигы”, “Иң яхшы парашютчы”, “1нче дәрәҗәле белгеч”, “I дәрәҗә сугышчы-спортчы”, “Минадан арындырган өчен” күкрәк билгеләре белән билгеләп үтелгән.
    Ул Әфганстандагы сугыш турында еш сөйләми, әмма туганнары һәм якыннары бүләкләрнең болай гына бирелмәгәнлеген белә. Вячеслав Викторовичны сугыш кирәк-яраклары һәм хәрби техника складларында миналарны тапкан һәм алардан арындырган һәм талип­ларны кулга алган өчен – “Батырлык өчен” медале белән, ә батырлыгы, гаскәри егетлеге һәм Ватан алдындагы аерым сугышчан казанышлары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
    Озак еллар дәвамында ул Мәскәүдән Игорь Волгин һәм Луганск шәһәреннән Василий Дупин белән аралашып тора. Дөрес, еш очраша алмыйлар. Әмма Һава десанты гаскәрләре көнендә алар, һичшиксез, бер-берсенә шалтырата һәм трубкада һәр десантчыга таныш булган “Бездән башка беркем дә” дигән сүзләрне ишетә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: