Сабан туен бәйрәм итү уңаеннан флешмоб башланып китте
Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн рәвештә уздырырга ниятли
(Тәтеш, 2 июль, “Тәтеш таңнары”). Коронавирус вәзгыяте аркасында республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге Сабан туен онлайн рәвештә үткәрә. Сабан туе уңаеннан #Сабантуй2020 хештегы астында флешмоб башланып китте, дип хәбәр итә республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге матбугат хезмәте.
“Без онлайн-курслар барышында чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашкан идек. Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн рәвештә үткәрергә ниятли, ә кемнәрдер инде хәтта бәйрәм иткән дә. Пандемия шартларында Сабан туен үткәрү максатын куйган идек. Программаны Татарстан районнары белән бергә төзедек. #Сабантуй2020 хештегы аша барлык мәгълүматлар белән танышырга була. Рәхим итегез”, – диде республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.
Онлайн рәвештәге Сабан туе 2 июльдән башлап, 4 июльгә кадәр дәвам итә. Социаль челтәрләрдәге күренешләр #Сабантуй2020 хештегы белән чыгачак.
Онлайн Сабан туе программасы:
2 июль:
1.Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль челтәрләрендә видео котлаулар эстафетасы;
2.Татар халык бәйрәме “Сабан туе”на ярдәм йөзеннән флешмоб.
Урнаштырылган күренешләр өчен тәкъдим ителгән темалар:
#Батырлар (һәр районның, авылның танылган батырлары турында күренешләр)
#АтЧабышы (танылган ат чабышлары, сезнең җирлек белән бәйле атлар турында риваятьләр)
#Уеннар (матур гадәт буенча бәйрәмдә үткәрелә торган халык уеннары)
#Йолалар (сезнең җирлектә үтә торган Сабан туенда күптәннән сакланып килгән йолалар)
#тарих (шәхси архивтан алынган тарихи фотолар һәм видеолар)
Шулай ук #СабантуеБезнеңБәйрәм #СабантуйНашПраздник #Батырлар #АтЧабышы хештегларын да кулланырга була.
3.Татар милли киемендәге фото һәм видео онлайн бәйгесе #милликием. Шартлар Инстаграм аккаунтында.
3 июль:
“KAZAN” ансамбле хореография мәктәбе-студиясе укытучысы Нигина Низамиевадан татар биюе буенча мастер-класс;
#БиеСабантуй челленджы;
“Сөрән” һәм “Сабан туе” йолалары;
Татар халкының традицион уеннары;
“Ат бизәү” мастер-классы;
“Bulgari” бренды авторы Айгөл Садриевадан “Каюлы күн сәнгате” буенча мастер-класс;
Дизайнер Гөлфия Билаловадан күкрәкчә ясарга өйрәнү мастер-классы;
Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән иҗади очрашу. Эфирны Айсылу Лерон алып бара;
“Zakaria” фольклор төркеме белән иҗади сөйләшү. Эфирны Айсылу Лерон алып бара;
Әдилә Заһидуллина белән иҗади очрашу. Эфирны Айсылу Лерон алып бара;
Казанның халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы Алсу Саттаровадан “Сөлге чигү” буенча мастер-класс;
Агачка уеп рәсем ясау сәнгате буенча мини-фильм. Эш остасы: агачка уеп рәсем ясау сәнгате остасы Җәлил Вильданов.
4 июль:
08:00–20:00 “Онлайн Сабантуй” телемарафоны ТНВ каналында барачак;
Яшьләр онлайн-фестивале.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев