Сабантуй Олы Тарханда
Сабан туе була торган аланлыкка халык шактый күп җыелды.
(Тәтеш, 24 июнь, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА ). Хезмәт алдынгылары район башлыгы Рәмис Сафиулловтан һәм хуҗалык җитәкчелегеннән мактау сүзләре белән бергә бүләкләр дә алды.
Бәйрәмгә килүчеләр төрле мәдәни чаралар, спорт уеннарында актив катнаштылар, матур җыр һәм биюләр белән үрелеп барган концертта яшь артистларның чыгышларын сокланып карадылар, кемнәрдер күңелле көйгә кушылып биергә дә чыкты, ә балалар аттракционнарда күңел ачты. Кыскасы, халык сабан бәйрәменең бар ямен тоеп, рәхәтләнеп ял итте.
Язгы чәчүдән соң була торган Сабан туе быел да йөрәкләрдә якты хис-кичерешләр калдырды. Бик тиздән игеннәр күкрәп үсәр, мул уңыш җыеп алгач та, шулай күңелле бәйрәм итәргә язсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев