Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сабый” балалар бакчасы хәбәр итә

Безнең балалар бакчасында бу тематик атна балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга багышланды.

(Тәтеш, 16 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Безнең балалар бакчасында бу тематик атна балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга багышланды.

Кече төркемнәрдә балалар йөк һәм җиңел транспортны, юлның машиналар йөрү өлешен һәм тротуарларны аерырга өйрәнделәр, светофорның өч сигналын искә төшерделәр, аларны җәяүлеләр һәм транспорт йөртүчеләр тормышында билгеләделәр.

Ә зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә сәяхәт ясадылар. Аның барышында балалар транспортның барлыкка килү һәм үсеш тарихын белделәр, таныш юл билгеләре исемнәрен һәм аларның кеше тормышындагы ролен кабатладылар.

Шулай ук балалар атна дәвамында презентацияләр һәм мультфильмнар карадылар, табышмаклар чиштеләр, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнделәр, барлык төркем педагоглар ата-аналар өчен тематик почмаклар әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X