Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сакланып яшик

Фатирлар яки йортларга карак­лар керүдән беркем дә иминиятләштерелмәгән, ә менә әлеге хәлне булдыр­мау куркынычын һәркем эшли ала.

(Тәтеш, 21 июня, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА). Үз торагыңны ничек караклардан сак­ларга кирәклеге хакында аңлатуын сорап, без район прокурор ярдәмчесе Динар Низамовка мөрәҗәгать иттек.

– Динар Әгъзаметдинович, тәтеш­леләрне нинди һәм кайчан күңелсез вакыйгалар сагалап торырга мөмкин?

– Әлеге хәлләр барыннан да ешрак караклык гамәлен җинелрәк эшләп була торган фатирларда килеп чыга: ишеге ышанычсыз бикләнгән, бикләвече гади, сигнализациясе булмаган, беренче яки соңгы катта тәрәзәләре рәшәткәләр белән томаланмаган фатирларда. Хәзерге фатир карак­лары зур күләмле әйберләрне алмыйлар, ә акча яки кыйммәтле “хәзинәләрне” өстен күрәләр. Бәйрәм һәм ял көннәрен, җәйге отпуск, дача вакытларын угрылар аеруча да “уңышлы” вакыт дип саныйлар, чөнки хуҗалар бу чакта өйдә булмыйлар. Фатирларны кешеләр эштә чакта  “чистартып” чыгу очрак­лары да еш була. Кагыйдә буларак, каракка “эшләү” өчен 5тән 15 минутка кадәр вакыт җитә.

– Булачак корбаннары турындагы мәгъ­лүматны җинаятьчеләр ничек белә?

– Угрылар хуҗаларның яшәү рәвеше, аларның торак­лары ничек саклануы, сак сигнализациясе бармы икәнлеге турындагы мәгълүматны туплыйлар. Хәтта сезнең артыгыздан яки фатирыгызны күзәтеп йөрергә, яшәүчеләр хакында күршеләрдән, таныш­лардан, йорт янындагы эскәмиядә утырган әбиләрдән сорашыр­га мөмкиннәр. 

– Әгәр көтелмәгән “кунаклар” булуы ачыкланса, нәрсә эшләргә кирәк?

– Кичекмәстән полиция хезмәткәрләрен чакырыгыз! Бернәрсәгә кагылмаска, җинаять гамәлләрен, бармак эзләрен төшерү һәм тикшерү өчен әһәмиятле кайбер мәгъ­лүматларны сак­лау максатында, аларның килүен тышкы якта көтеп торырга тырышыгыз, чөнки болар җинаять кылуга кагылышлы затны ачыкларга ярдәм итәчәк. 

– Сез нинди күрсәтмәләр бирер идегез?

– Район прокуратурасы ялга китәр алдыннан саклану чаралары күрү зарурилыгын киңәш  итә. Фатирыгыз­ны, керү ишекләренең ватылмавын карап торуны күршеләрегезгә әйтеп, аларга килгән кәгазьләр, гәҗит-журналлар җыелып ятмасын өчен почта әрҗәсенең ачкычын, үзегезнең ышанычлы кешеләрегезгә вакыт-вакыт фатирыгызны карап-күзәтеп торсынга ачкычыгызның күчермәсен калдыру зарур. Һәм, иң мөһиме, сигнализация куйдыру мөмкинлеген булдырырга тырышыгыз, чөнки хәзерге вакытта фатирларны сак­лауның бу иң ышанычлы ысулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X