Сала кешеләре гыйлем өсти
Олы Тормы мәдрәсәсендә яңа уку елы башланган.
(Тәтеш, 21 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Дания ХӘЛИМОВА). Гарәп хәрефләре гыйлеменә өйрәтүче Розалия Хәбибуллина авыл кешеләре һәм читтә яшәүчеләр ярдәмендә җыелган акчага бинаны ремонтлауны оештырган.
Олытормылылар әйтүенчә, әлеге уңайдан үткәрелгән чарада мәдрәсәгә нигез салган Хуҗа бабай Сибгатуллинга бүләк тапшырылган. Авыл имамы Илдар Җамалетдинов үзенең хаҗга баруы һәм аннан алган хис-тойгылары белән уртаклашкан. Ул шулай ук авылдашларын изге зәм-зәм суы белән дә сыйлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев