Сәламәт булу модада
Наркотикларга каршы проектның "Мөстәкыйль балалар" республика активистлары өчен профильле смена тәмамланды, ул безнең район балалары өчен дә истә калырлык булды.
Алар тугыз көн ял иттеләр, иҗади сәләтләрен үстерделәр һәм, әлбәттә, үзләрен волонтерлык хәрәкәтенең булачак әйдаманнары итеп таныттылар. Бу сменаның үзенчәлеге шунда, регионның абруйлы югары уку йортлары студентлары, үзләре дә шушы проект мәктәбен узучы яшьләр лагере вожатыйлары булдылар. Асия Абдрахманова, Ангелина Мечтанина, Алинә Мингалиева, Арина Спиридонова, Рената Мухтарова, Татьяна Потаповалар безнең районны тәкъдим иттеләр. Алар мастер-классларда, тренингларда, ярышларда катнаштылар. Яшьләр "Эфир" телекомпаниясенең әйдәп баручы журналисты Сергей Шерстнев белән таныштылар, "Наркоконтроль сугышчысы" уенында катнаштылар, "Звезда" телеканалы хәбәрчесе Юлия Яковлева, "Турникмен" иҗтимагый хәрәкәте, "Выбор" Казан иҗтимагый фонды вәкилләре белән очраштылар. Проектта катнашучылар өчен төп идея - сәламәт булу модада. Бу смена үз мөмкинлекләреңне тулысынча ачуда, республикада наркотикларга каршы яшьләр волонтерлык хәрәкәте эшенә аеруча үзенчәлекле идеяләрне кертүдә старт мәйданчыгы булды. Волонтерлар үзләрен һәр яктан уңышлы төстә таныту өчен күп кенә файдалы һәм әһәмиятле мәгълүматлар тупладылар, ә иң мөһиме - яңа дуслар таптылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев