Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Салат белән хушлашыгыз... бер тәүлектән соң

    Бәйрәм алдыннан без мондый эчтәлектәге хат алдык: "Кремль курантлары сукканнан соң, майлы ризыклар авыр йөк булып ашказанына төшеп утыра, аны газлы эчемлекләр һәм алкоголь коктейльләр белән даими рәвештә тулыландырып торабыз. Бу минутларда үз организмының авыр эшкә дучар булуы турында бик азлар гына уйлый торгандыр. Бавыр, йөрәк һәм бөерләр көчәйтелгән тәртиптә...

    Хат, күргәнегезчә, шаяру катыш борчылу белән язылган. Чынлыкта исә, укучыбыз җитди мәсьәләне күтәргән, без аны медицина сораулары булганда даими киңәш бирүчебез - Тәтеш үзәк район хастаханәсе өлкән фельдшеры Руслан Сәфәровка ирештердек.
    "Гади киңәшләр азык белән агулануны булдыр­маска ярдәм итәчәк. Ризыкларны бары тик сыйфатына тиеш­ле тикшерү үткәрелә торган сәүдә нокталарыннан гына сатып алыгыз, аеруча да бу иткә, балыкка кагыла, - дип тәкъдим итә медицина хезмәткәре. - Берничә сәгатьтән озаграк сакланган салатны азык итеп кулланырга ярамый. Аны иртәрәк ясап куярга кирәк икән, майонез белән табынга чыгарыр алдыннан гына болгатыгыз. Әгәр азыкка карата шик туса, ашамагыз.
    Ризыкларны суыткычта саклагыз, чи продуктларны һәм әзер азыкларны аңа якын куймагыз. Кулланыр алдыннан яшелчәләр, җиләк-җимешне яхшылап юыгыз.
    Чери башлаган һәм күгәрек­ләнгән ризыкларны куллану катгый рәвештә тыела.
    Балаларга хуш ис килә торган катнашмалар, тәм көчәйткечләр, буяу­лар һәм башка химик өстәмәләр кушылган продуктлар ашарга рөхсәт итмәгез".
    Игътибарга
    Поликлиника 2, 4 һәм 6 гыйнварда ачык була. Гомуми тәҗрибә табиблары, хирург, педиатр һәм стоматолог 9дан 13 сәгатькә кадәр эшли.
    Ашыгыч һәм кичекмәстән чакырырга кирәк булган очракта, кабул итү бүлегенә тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итегез. Барлык элемтә операторлары өчен ашыгыч ярдәм чакыруның бушлай номеры - 103. Сәламәт булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: