“Салым белдерүләре-2018”
Белдерү кәгазендә күрсәтелгән 2017 ел өчен салым суммасын 2018 елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләү зарур.
(Тәтеш, 17 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Россия ФСХ сайтында барлыкка килгән “Салым белдерүләре-2018” промо-биттә 2017 ел өчен физик затларга милек салымнарын хисаплау һәм түләү турындагы тулы мәгълүматлар, шулай ук әлеге салымнарны түләүгә бердәм салым белдерүләре хакындагы хәбәрләр урнаштырылган. Ул өч бүлекчәдән тора: “Сезнең салым белдерүләре нәрсәдән тора?”; “Сез нинди хәлләргә дучар булырга мөмкинсез?”; “Узган ел белән чагыштырганда нәрсәләр үзгәрде?”. Салым түләүче әлеге биткә мөрәҗәгать итеп, белдерүнең төре, анда күрсәтелгән мәгълүматларның структурасы, формуласы һәм аңлатмаларын кертеп, салым исәп-хисабының барлык тәртипләре белән таныша ала. Бүлектә шулай ук салым түләүчеләрдә еш кына килеп туучы сорауларга җаваплар тупланган, салым кәгазьләре килмәгән яки югалган, яисә анда дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелгән очракларда ничек итеп ышанычлы эш йөртергә кирәклеге хакындагы аңлатмалар бирелгән. Моннан тыш, салым түләүче төбәктәге гамәлдә булган ставкалар һәм ташламалар турында белә ала. Промо-бит ярдәмендә салым белдерүләренә кагылышлы барлык сораулар буенча аңлатма алу өчен салым органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 2017 ел өчен милек салымнары буенча бердәм салым белдерүләрен күмәк җибәрү агымдагы елның ноябренә кадәр тормышка ашырылачак. Исегезгә төшерәбез, “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”на тоташтырылган гражданнар белдерү кәгазьләрен бары тик үзләренең шәхси кабинетларында электрон төрдә генә алачаклар. Белдерү кәгазендә күрсәтелгән 2017 ел өчен салым суммасын 2018 елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев