Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Салым хезмәтләре – порталда

    Бүгенгесе көндә ведомство ре­­сур­с­­­­­ларын электрон төрдә файдалану кешеләр өчен дәүләт хезмәтләренең сыйфатын үстерүдә һәм тиз тәкъдим итүдә төп өстенлек булып тора.

    (Тәтеш, 12 июль, «Тәтеш таңнары», Раилә НИЗАМИЕВА). Дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталы (www.gosuslugi.ru) күп кенә мәсьәләләрне җиңел генә хәл итәргә ярдәм итә.

    Электрон төрдә дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итүне тәэминатлаштыручы сайт федераль дәүләт мәгълүмат системасы булып тора. 

    Сайтта теркәлү бик гади: паспорт мәгълүматлары һәм СНИЛС номеры кирәк. Шулай ук сайтта шәхесне раслауны үтәү зарур. Шәхесеңне сайтта булдырылган хезмәт күрсәтү үзәкләренең берсенә мөрәҗәгать итеп тә (мәсәлән: күпфункцияле үзәк бүлекләре, Россия Почтасы бүлекчәләрендә) яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны файдаланып яисә универсаль электрон имза белән дә расларга була. Әлеге сайтта салым буенча бурычларны карарга, үзеңнең ИННны белергә, дәүләт пошлиналарын түләргә һәм салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан кирәкле язуларны алырга мөмкин. Сайттан файдаланучылар, үз шәхесләрен раслаучылар, “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” Россия ФСХның сервисына инспекциягә бармыйча гына да керә алалар. Бу өйдән чыкмый гына салым органнары белән үзара аңлашу мөмкинлеге булдырып, вакытны күп сарыф итмәс өчен бик кулай.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: