Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Салымнарны 2020 елның 1 декабренә кадәр түләгез

    2019 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымнарын түләү вакыты 2020 елның 1 декабрендә чыга.

    (Тәтеш, 23 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Салымнар түләү өчен белдерү кәгазе юллана:
     “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” интернет-сервисы аша электрон төрдә;
     Россия почтасының почта элемтәсе бүлеге аркылы кәгазьгә язылган рәвештә.
    Салым белдерүе турындагы мәгълүмат зарурилыгы булганда, теләсә кайсы салым органына яки күп функцияле үзәккә гариза биреп мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
    Кәгазь төрдәге салым белдерүен алгач, исәп-хисап ясалган салымнарны түләргә була:
    – Россия ФСХ сайтында, УИН номерын кертеп, “Салымнар һәм пошлиналар түләү” сервисы ярдәмендә;
    –     банклардагы бүлекләрдә һәм почта бүлекләрендә;
    – банктагы түләү терминаллары яки салым турында белдерү кәгазендә күрсәтелгән Qr-код яисә штрих-кодның күчермәсен алып, яки УИН җыеп, банкларның мобиль кушымтасы аркылы;
    – УИН номерын җыеп, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм төбәк порталлары, ”Татарстан Республикасының электрон хөкүмәте” терминаллары ярдәмендә.
    “Салым түләүченең Шәхси кабинеты“ннан файдаланучылар, “Түләргә” төймәсен файдаланып, салымнарны онлайн рәвештә түләү мөмкинлегенә ия.

    Россия ФСХ сайтындагы “Салым белдерүе – 2020” промо-бите (бүлек) салым белдерүен тутыру тәртибен җайга салуда ярдәм итәчәк. Биредә төп сораулар: нәрсә ул салым белдерүе, аны ничек алырга һәм тутырырга, әгәр салым белдерүе кәгазе килмәсә нәрсә эшләргә, физик затлар милкенә салым салуда узган ел белән чагыштырганда үзгәрешләр нинди, белдерү кәгазендә күрсәтелгән салым ставкаларын һәм ташламаларын кайдан белергә, һәм алардан ничек файдаланырга, шулай ук түләнмәгән салымнарның нәтиҗәсе турындагы мәгълүматлар буенча хәбәрләр күрсәтелгән”, – дип хәбәр итә ­салым инспекторы Раилә Низамиева.   

    фото: архив/Авангард

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: