Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Самаркиннар династиясеннән

    Марина Тимескованың хезмәт кенәгәсендә бары бер язу – Олы Шәмәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.

    (Тәтеш, 2 июль, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)). “Кече яшьтән үк мөгаллимә булырга, укытучы Самаркиннарның динас­тиясен дәвам итәргә хыялландым, – дип сөйли ул. – Әбием, әни, әти әлеге белгечлеккә тугры калдылар, шуңа күрә мин үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмадым. Мәктәптә укыганда әнигә күргәзмә материаллар әзерләргә, җәйге каникулда ремонт ясарга ярдәм иттем, урта сыйныфларда ул миңа укучыларның дәфтәрләрен тикшерергә, хаталарны төзәтергә ышанып тапшыра иде, ләкин билгене кызыл паста белән үзе куйды”.

    Педагог хезмәте җиңелләрдән түгел, кыз әти-әнисенең эшләренә һәм балаларга белем бирүгә никадәрле көч куйганнарын күрә, шулай да үзен әлеге игелекле һөнәргә багышларга уйлый.

    Марина Геннадьевна егерме өч ел инде 1нче сыйныфка килүчеләрне  укырга, дөнь­яны танып белергә өйрәтә. “Җиде яшьлек балаларны кабул итеп алганда, аларны ничек өйрәтермен, җиңел яки катлаулы булырмы икән дип уйланам, ә инде алар белән чыгарылышта чираттагы тапкыр очрашканда, зур булып үсүләре, күп нәрсәләр белүләре, казанышлары булуы белән горурланам”. 

    Киләсе уку елында сыйныфта өч икенче класс һәм ике өченче класс укыячак. Югыйсә гадәтләнгән ун кеше урынына бүлмәдә биш бала булачак, бу белем сыйфаты яисә педагогның хезмәте кими дигән сүз түгел әле. “Һәрбер бала дәрес­тә материалны яхшы үзләштерсен өчен тырышам, – дип уртаклаша Марина Геннадьевна. – Минем өлкәннәр (укучылар хакында ул үз балаларыдай сөйли) Ксения Лашманова белән Алена

    Качайкина бик яхшы билгеләренә укыйлар, мәктәп тормышында, район бәйгеләрендә, конференцияләрдә актив катнашалар, призлы урыннар билиләр, кечеләр өчен үрнәк булып торалар, әле тагын үзләрен күрсәтерләр дип уйлыйм”.
    Зур стажлы педагог үзенең эшчәнлегендә  интерактив такта, ноутбук, принтер, 25 әйбердән торган уку-лаборатория җайланмасын бик теләп файдалана. 

    “Мондый тәэсир итүчән база белем барышын баета һәм аның нәтиҗәлелеген арттыра”, – дип билгеләп үтә ул. 
    Укытучының осталык дәрәҗәсе аның үсеше, нәрсәнедер өйрәнергә омтылуы белән дә билгеләнә. Язма героебыз да шулай итеп узган елны өстәмә белем бирү педагогы була – “Яшь туган якны өйрәнүче” түгәрәген алып бара, аңа 15 укучы йөри. “Бу бик кызыклы, – ди Марина Геннадьевна, күзләрендә очкыннар чәчеп. – Чуаш халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен өйрәнү эшемнең төп юнәлеше булып тора. Балалар үз авылларының тарихын, тирәлектәге урыннарның килеп чыгышын һәм кайбер исемнәрне, чишмә, урман яки тау булсынмы, белергә тиеш. Үзләренең кече ватаннарын таныткан якташлар, гаять зур илебезне сакларга аның халкы белән бер сафка баскан фронтовиклар турында белергә, дуслык хакында сөйләргә кирәк”.

    Авыл укытучысы Олы Шәмәктә яшәргә калуы, үзе белем алган мәктәбендә эшләве белән язмышына рәхмәтле. “Коллективта бер гаиләдәй эшлибез, тәҗрибә уртаклашабыз, без барыбыз да – уртак идея белән берләшкән аның аерылмас өлеше”, – дип раслый Марина Геннадьевна.
    Шунысы игътибарга лаек, аның ире Владимир Николаевич та шулай ук әлеге мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли. “Бу бик шәп, – дип билгеләп үтә ул. – Ирем эшемне аңлый, ярдәм итә, хуплый”. Авыл укытучылары аларның 9нчы сыйныфта укучы кызлары Викториянең дә педагогия династиясен дәвам итүен тели, әмма ул әле нинди һөнәр сайлавын билгеләмәгән.

    “Теләсә кайсы эштә авырлыклар бар, ләкин аларны җиңеп чыгар өчен хезмәтеңне бөтен йөрәгең белән яратырга кирәк, безнең очракта – балаларны яратырга, – ди Марина Геннадьевна. Һәм минем иң зур теләгем – безнең мәктәптә алар һәрвакытта мөмкин кадәр күбрәк булсын иде”.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: