Сарыкларның чәчәк авыруы кешеләр өчен дә куркыныч
Ставрополь крае территориясендә сарыкларның чәчәк чире барлыгы теркәлгән.
(Тәтеш, 16
гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Ставрополь крае территориясендә сарыкларның чәчәк чире барлыгы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе хәбәр итә.
Левокумский авылындагы КФХларның берсендәге сарыклардан алынган патология материалын лабораториядә тикшерү нәтиҗәсендә, сарыкларда һәм кәҗәләрдә чәчәк чире вирусы китереп чыгаручы генетик материал булуы Төньяк-Кавказ төбәкара өлкә ветеринария лабораториясе тарафыннан ачыкланган.
Сарыклар һәм кәҗәләрнең чәчәк чире – вируслы, бизгәк, интоксикация, тиредә һәм лайлалы тышчаларда папулез-пустулез тимгелләр, малларның, аеруча да яшь терлекләрнең, күп үлүе белән күзәтелә торган кискен контагиоз чир.
– Хәзерге вакытта сарыклар һәм кәҗәләрнең чәчәк авыруы очкыннары таралуга чик кую һәм бетерүгә юнәлдерелгән профилактик, диагностик, чикләүле һәм башка чараларны тиешле ветеринария кагыйдәләре белән гамәлгә ашыруның оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитариянең комплекслы чаралары үткәрелә, – дип хәбәр итте Тәтеш районының ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гарипов.
Авыл хуҗалыгы яки кыргый хайваннар күмәк үлгән очракта һәм сарыкларның чәчәк чире белән авыруына шикләнү булган вакытта Тәтеш районындагы ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук дәүләт ветеринария күзәтчелеге идарәсе бүлегенә 8(843) 278-93-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев