Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сау бул, бакча!

Бидәңге балалар бакчасындагы өлкән төркемдәге сабыйларның шулай дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе булды.

Педагоглар әйтүенчә, быел балалар бакчасыннан ике кыз – Ильвина һәм Сабина, ике малай – Данир белән Радмир яңа уку елында тәүге тапкыр белем иленә аяк басар өчен, бакча белән саубуллашкан. 

“Бу кичәдә сабыйлар бик матур номерлар күрсәттеләр. Күңелле җырлар башкардылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, бай эчтәлекле сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәттеләр, уеннарны оста итеп куйдылар. Аларның бәйрәмгә килгән әти-әниләре балаларының талантына сокланып утырдылар һәм тәрбиячеләргә тырыш хезмәтләре, сабыйларын күп нәрсәләргә өйрәткәннәре өчен ихтирам сүзләрен белдерделәр. Үзебезнең кул астында тәрбияләнгән балаларга һәр башлангычларында бары тик уңышлар гына юлдаш булсын иде”, – диделәр Бидәңге балалар бакчасы хезмәткәрләре, ихлас теләкләрен җиткереп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X