Шәхси мәгълүматларны әйтмәгез
Россия Социаль фондының ТР буенча клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекләренә һәм контакт-үзәкләренә гражданнардан алдакчылар шалтыратуы турында мөрәҗәгатьләр килү ешая бара.
Явыз ниятле кешеләр кәрәзле телефоннарга шалтыраталар, үзләрен фонд бүлеге хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм “яңа мәгълүмат” буенча пенсиягә стаж җитмәве турында әйтәләр, аны расламасалар, шуннан соң түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Мәкерле алдакчылар пенсионерны РСФның ТР буенча бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итәләр, ә аннары язуны СМС-код буенча раслауны сорыйлар.
– Әгәр дә шундый хәл килеп чыкса, белеп торыгыз – сез алдакчылар белән сөйләшәсез һәм мөмкин кадәр тизрәк аралашуны туктатыгыз. Телефоннан шалтыратучыга беркайчан да паспорт мәгълүматын, банк картасы номерын, ПИН-кодны, СМС-кодны яки шәхси кабинеттагы парольне әйтмәгез. Бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызның һәм танышларыгызның исенә төшерегез, – дип билгеләп үтә РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. – Безнең бүлек хезмәткәрләре үз хезмәтләрен йорт саен тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләрне без клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегендә һәм күпфункцияле үзәктә яки онлайн дәүләт хезмәтләре порталында түләүсез күрсәтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев