Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сентябрьдә булачак “Татарча диктант” татар телендә белемле итеп яза белүне күрсәтәчәк

Агымдагы елда диктант “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканналарында Казан вакыты белән сәгать 11дә онлайн рәвештә узачак.

(Тәтеш, 18 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Татар теле белемен тикшерү буенча “Татарча диктант” агымдагы елның 26 сентябрендә булачак. “Татарча диктант”ның текстын Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов, Филүс Каһиров укыячак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акциядә катнашучы Татарстан кешеләре татар язучысы, журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзекләрне язачак. Татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзекләр Россия төбәкләрендә катнашучыларга тәкъдим ителәчәк. Татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләрне чит илләрдә катнашучылар язачак. 

“Татарча диктант” акциясендә теләге булган һәркемнең катнаша алу мөмкинлеге бар. Коронавирус пандемиясе вәзгыяте белән бәйле, быел татарча диктант “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында онлайн рәвештә узачак. Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә һәм республиканың барлык районнарында, татар халкы яшәгән җирләрдә мәйданчыклар булдырылачак.

Татарча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары, профессорлары һәм докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак. Акция көндезге сәгать 11дә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев