Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сервитут – чит кеше милкеннән файдалану хокукы

    Җир кишәрлекләрендә хуҗалык эшчәнлеге алып бару күп яктан аларга хокуклы хуҗалар белән үзара эш итә белүгә бәйле.

    Мәсәлән, билгеле бер кишәрлеккә килү һәм керү юлларын еш кына күрше (чит) җир кишәрлеге аша гына салырга мөмкин. Моннан тыш, төрле инженерлык челтәрләрен (ут, газ), су һәм мелиорацияне күрше кишәрлеге аша сузу таләп ителә.
    Алда санап үтелгән ихтыяҗларны сервитут - кеше милкеннән билгеле бер дәрәҗәдә файдалану хокукы нигезендә генә хәл итәргә мөмкин.
    Сервитутны ничек гамәлгә кертү кирәклеген Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәү Идарәсенең физик затлар хокукын дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлата: "Сервитут шул чагында кирәк, әгәр милекчегә үз мөлкәтеннән файдалану мөмкин булмаса яки уңайсызлыклар килеп чыкса, яки аның булмавы нәтиҗәсендә өстәмә көчләр яисә үз милкеннән файдалану өчен хуҗадан өстәмә чыгымнар таләп ителсә".
    Законда гавами һәм шәхси сервитут каралган.
    Беренчесе норматив хокукый актлар белән билгеләнә, әгәр бу дәүләт, җирле үзидарә яисә җирле халык мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен кирәк булса, җир кишәрлекләрен алмый гына. Гавами сервитут җәмәгать тикшерүе нәтиҗәләрен күздә тотып билгеләнә. Бу вакытта аның хокукый хуҗасы булып чикләнмәгән затлар даирәсе санала.
    Шәхси сервитутны, әгәр күршеләр уртак фикергә килә алмасалар, килешү яки суд тәртибендә билгеләргә мөмкин. Килешү төзегәндә анда катнашучылар кишәрлектән файдаланган өчен билгеле бер түләү, сервитут мәшәкатьләре, шулай ук аны билгеләү вакыты турында уртак фикергә киләләр. Әмма, сервитут дәүләт теркәве узгач кына көченә керә. Әлеге рәсмиләштерү сезне күршегезнең кәефенә бәйлелектән коткарачак, шулай ук аңардан файдалану хокукын калдырачак, әгәр алар үз җир кишәрлекләрен сатып җибәрсәләр.
    Энҗе Мөхәммәтгалиева игътибарны түбәндәгеләргә юнәлтә: мәшәкатьле милек хуҗаны үз мөлкәтеннән, сервитутка хокуклы затка бәйсез рәвештә, файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Шул ук вакытта милеккә хокук мәшәкатьле булып та кала. Мәшәкатьле җир кишәрлеге милекчесе (хуҗа, файдаланучы) сервитутта билгеләнгәнчә аңардан файдалана ала, бу вакытта сервитутның үтәлешен тәэмин итәргә һәм кишәрлектән файдалануга комачауламаска тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: