Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сөткә бәя күтәреләчәк

    Район сөт җыючылары бәяләр сәясәте мәсьәләсе буенча район администрациясенә чакырылдылар. Очрашуның зарурилыгы авыл халкының сөткә бәяләрнең түбән булуына һәм тапшырылган продукция өчен вакытында исәп-хисап ясалмавына бәйле сорауларның еш кабатлануы нәтиҗәсендә килеп туган. - Хәлне анализлап, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков, - без районыбызның...

    Район сөт җыючылары бәяләр сәясәте мәсьәләсе буенча район администрациясенә чакырылдылар.
    Очрашуның зарурилыгы авыл халкының сөткә бәяләрнең түбән булуына һәм тапшырылган продукция өчен вакытында исәп-хисап ясалмавына бәйле сорауларның еш кабатлануы нәтиҗәсендә килеп туган.
    - Хәлне анализлап, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков, - без районыбызның төрле авылларында сөт җыючыларның продукцияне 15 һәм 16,5 сумнан, көнгә 400дән 800 литрга кадәр җыеп, кабул итүләрен ачыкладык. Кайбер әзерләүчеләрнең февральдә җыелган сөт өчен түләү буенча бурычлары бар. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукцияне 20шәр сумнан тапшыралар. Күрше районнарда сөт җыючылар шәхси хуҗалыклардан сатып алган продукция өчен литрына 17 сумнан (Буа), Апаста 18әр сумнан исәп-хисап ясыйлар.
    - Бүген без бәяләр турында килешергә тиеш. Сөт белән шөгыльләнү сезгә отышлы, әмма тапшыручыларга да моңардан табыш кирәк. Алар безгә бәяләр турында сораулар бирәләр, ә без моңа игътибар итәргә һәм сезгә дә, халыкка үзара файдалы чишелешне табарга тиеш, - диде район башлыгы Валерий Чершинцев.
    Сөт җыючыларның да халыкка дәгъ­валары табылды: продукциянең майлылыгы түбән, сөт җыючылар әзерләүчеләр билгеләгән майлылыктан канәгать түгелләр икән.
    - Бәхәсле хәлләрдә майлылыкны хуҗалык фермаларындагы җайланмалар ярдәмендә һәрвакыт билгеләргә мөмкин, - дип җавап бирде Евгений Курков. - Өстәвенә халык авыру терлекләр асрамый, шуңа да сөтнең сыйфаты яхшы булырга тиеш. Әлбәттә, чынбарлыктагы майлылык өчен түләргә кирәк. Без сатып алу бәясен 17шәр сумнан билгеләргә тәкъдим итәбез. Бу кабул итәрлек.
    Шуңа ризалаштылар: районның сөт җыючыларына майлылыгы 3,4 булган сөтнең литрын 17 сумнан сатып алырга кирәк. Сөтнең майлылыгы түбән булганда, әлбәттә, хуҗалар мондый бәягә дәгъва кыла алмыйлар. Һәр 15 көн саен исәп-хисап ясарга туры киләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: