Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сезнең сорау – безнең җавап

    - Пенсия фондына шәхсән мөрәҗәгать итмичә, пенсия билгеләргә һәм сертификат алырга мөмкинме? - дип кызыксына Башчыда яшәүче ханым.

    Сорауга Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина БОЛЬШАКОВА җавап бирә:
    - Әйе, күрсәтелгән хезмәтләрне өйдән чыкмый гына Россия Пенсия фонды сайтындагы "Шәхси кабинет" аша алып була. РПФ сайтындагы "Шәхси кабинет"ка керү өчен, www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталының идентификация һәм аутентификация Бердәм системасына теркәлегез һәм расланган исәп язуын алыгыз.
    Әгәр сез порталда теркәлгән икәнсез инде, РПФ сайтындагы "Шәхси кабинет"ка керү өчен үзегезнең логин һәм парольне файдаланыгыз.
    Игътибарга
    2018 елда картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен пенсия баллының мини­маль исә­бе - 13,8 балл; 2018 елда картлык буенча пенсия билгеләр өчен 9 ел иминият стажы кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: