Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сезнең тәкъдимнәрне көтәбез

    Гавами тыңлаулар булачак. Агымдагы елның 5 маенда Тәтеш муниципаль район Советы утырышында "Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" Тәтеш муниципаль район Советы карары проекты турында" карар (№48-3) кабул ителде (Тәтеш муниципаль районының рәсми http://tetushi.tatarstan.ru/ сайтының Нормативные документы/Решения Совета/Решения бүлегендә, 05.05.2014, урнаштырылган).

    Карар проекты буенча язмача тәкъдимнәр эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр, карар массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан көннән соң бер ай дәвамында, Тәтеш муниципаль район Советы аппаратына түбәндәге адрес буенча кертелә: Тәтеш, Малкин урамы, 39.
    Карарның әлеге проекты буенчы гавами тыңлаулар быелның 9 июнендә 11 сәгатьтә район администрациясенең зур залында булачак, адресы: Тәтеш, Малкин урамы, 39.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: