Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сезнең хокукларыгызны яклыйбыз

    15 мартта - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.

    Ул Россиядә 1994 елдан башлап билгеләп үтелә һәм һәр елның үз тематикасы бар. Быелгысының девизы "Безнең телефонга хокуклар! Кәрәзле телефоннардан файдаланучылар өчен гадел хөкем".

    Бу шуның белән дә аклана, чөнки дөньяда әлеге хезмәтләрдән файдаланучыларның гомуми саны җиде миллиардка якынлашып килә, ә базар үзе, телерадиокоммуникацияләр хезмәтләре спектрының даими киңәя баруына бәйле рәвештә дә, шулай ук телефон элемтәләрен кабул итү-тапшыруның тагын да яңа, камилләшкән техник җайланмалары хисабына да зур тизлек белән үсә.

    Бу көн алдыннан безнең белгечләр гражданнар арасында сатып алуга бәйле төрле чаралар үткәрү һәм кәрәзле элемтә хезмәтләре сферасындагы законны пропагандалау белән шөгыльләнәчәкләр, ул сайтта яктыртылачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: