Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Шахмат белән барысы да мавыга

    Безнең районның Алабирде һәм Олы Тархан урта мәктәпләре базасы “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында оештырылган “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильләрдәге белем үзәге булган Татарстанның 97 авыл мәктәбе арасына ­керде.

    (Тәтеш, 13 февраль, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, фото гәҗитебез фотобанкыннан). Олы Тархан урта мәктәбе  директоры Расих Шагаев үзенчәлекле проектның эш тәҗрибәсе белән уртак­лашты: “Чагыштырмача күптән түгел безнең мәктәптә укучыларның “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар үсеш үзәгенең шахмат түгәрәге барлыкка килде. Мәктәптә 33 шахмат җыелмасы бар. Без барлык укучыларны – 117 кешене, акыл уены белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә булдык. Алар белән өстәмә белем бирү укытучылары Евгений Миронов һәм Резедә Солтанова шөгыльләнә. Шахмат биргән иң мөһим күнекмә – йөрешләрне оста исәп тотып алып барырга кирәклеге, һәркемгә мәгълүм. Шахмат ихтыяр сыйфатларын, игътибарлылык, түземлек тәрбияли, димәк бу – мөстәкыйльлек һәм үз гамәлләреңнең нәтиҗәсе өчен җаваплылык, белем дәрәҗәсен арттыру, фаразлау, төпле фикерләү сәләтен үстерә дигән сүз”.

    Укучылар арасында укытучылар белән беррәттән 25 тактада уйнаган “Әтиләр һәм балалар”ның (аталы-уллы – Дульдиевлар, Шәриповлар, Солтановлар, Койрыковлар, Минаҗевлар, Бускиннар, Маштыевлар) 5 этапта узган көчле турниры аеруча да кызыклы шахмат “көрәше” булды. 

    Өйрәнү барышында иң яхшы шахматчылар дип танылдылар: Ринас Латыйпов – I урын, Ралинә Чумарина – II урын, Ранил Чумарин – III урын. 

    Тренерлар уртаклашканча, дәресләргә атнага бер тапкыр “Түгәрәк күмәч” балалар бакчасының өлкән төркеме дә килә, бу сабыйларның үсеше өчен һичшиксез бик файдалы булачак.

    Расих Интал улы шахматны чагыштырмача кыска вакыт эчендә өйрәтү барышында мәктәптә уенга карата кызыксыну ачыктан-ачык күренә, аеруча да башлангыч сыйныфларда, дип билгеләп үтте. Укучыларның шахмат турында уй-фикерләрен беләбез:

    Айнур Солтанов: “Шахмат белән 1нче сыйныфтан мавыгам. Уйнарга әни өйрәтте. Безнең уенны күзәтеп торган энекәшем дә тора-бара уенга кушылды. Әнине җиңсәм бик шатланам. Әле тагын безнең мәктәпнең чемпионы Ринас Латыйповны откач тагын да күбрәк сөендем. Җиңүләрем әле алда, дип өметләнәм!”

    Камилә Гайфуллина: “Шахматны бик яратам. Мәктәптән тыш, туганнарым белән өйдә дә уйныйм”.

    Снежана Горшкова: “Үземнең энекәшемне дә уйнарга өйрәттем, хәзер икәүләшеп уйныйбыз”.

    Динә Ибәтова: “Шахматны яратам. Үзеңнән олырак малайларны җиңеп чыгу бик күңелле”.

    Ранил Дульдиев: “Уйнарга әти өйрәтте. Мәктәптә шахмат барлыкка килгәч, малайлар белән уйный башладык. Йөрештә мат куярга яратам”.

    Белешмә 
    “Үсеш ноктасы” үзәге – ул “Технология”, “Информатика”, “Тормыш иминлеге нигезләре” уку фәннәренең эчтәлеген яңарту һәм уку алымнарын камилләштерүдә яңалык кертүгә юнәлтелгән “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проектын тормышка ашыру кысаларындагы яңа проект. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: