Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрне бизибез

Тәтеш бәйрәмгә - Яңа елга һәм Раштуага әзерләнә башлады.

Үзәк урамнарда инде утлар кабынды, мәйданнарга чыршылар куела, йортлар һәм агачларны төрле төстәге гирляндалар бизиләр. Гәдаттәгечә Тәтештә Яңа елга урамнарны бизәү буенча конкурс уздырыла. Атна башында, район башлыгы Валерий Чершинцев шәһәрнең Яңа елга бизәлешен карап чыкты. "Иң мөһиме - конкурс түгел, ә бәйрәмчә кәеф булдыру, ни аяныч, күп кенә оешма җитәкчеләре моны бәйрәмнең төп максаты дип санамыйлар", - дип билгеләп үтте, Валерий Сергеевич.

Авыл хуҗалыгы техникумы бинасы башкаларга үрнәк булырлык итеп бизәлгән. Студентлар һәм укытучылар коллективы эшкә иҗади караган: уку йорты каршындагы мәйдан төрле утлардан, гирляндалардан балкып тора, төп керү юлында Яңа ел символы - төсле серпантиннан алтын елан сыны куелган.

Әмма кайбер кибет, автозаправка, мәктәп һәм балалар бакчалары биналары әле караңгылыкта, бәйрәмчә кәеф Людоговкада бөтенләй сизелми.

Район башлыгы кабат шәһәрне әйләнеп чыгуны 20 декабрьгә планлаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев