Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәҗәрә бәйгесендә икенче урынны алдылар

Зур Әтрәч авылыннан Фәйзуллиннар гаиләсе Апаста узган “Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән шәҗәрә бәйгесенең зона этабында катнашты.

(Тәтеш, 30 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Зур Әтрәч авылыннан Фәйзуллиннар гаиләсе Апаста узган “Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән шәҗәрә бәйгесенең зона этабында катнашты. Алар үз­лә­ренең нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итүдән тыш, милли һәм үзләренең гаилә ризыклары күргәзмәсен бизәделәр, “Таныш булыгыз, минем гаилә, минем нәсел” дигән йөз таныкламасын күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Фәйзуллиннарның зур, тату гаиләсе II урын алып, Диплом һәм сертификат белән бүләкләнде. Бәйге программасын әзерләүдә Тәтеш районының татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова ярдәм иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X