Шәһәр урамнарында хәрәкәт зур
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында сүз шәһәр юлларындагы хәлләр турында барды.
Әмма шуны да әйтергә кирәк, ЮХИДИ хезмәткәрләре үз эшләрен сизелерлек активлаштырдылар, моны җәяүлеләр дә, шоферлар да сизделәр. Рейдлар атна саен уздырыла, шул исәптән район газетасы журналистлары катнашында да.
Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марат Галиуллин юл йөрү кагыйдәләрен бозу статистикасын китерде.
"Узган ел районда 21 юл-транспорт фаҗигасе булды, анда 7 кеше үлде, 21е зыян күрде. 3247 административ хокук бозу ачыкланды, шуларның 95е - исерек килеш транспорт белән идарә итү очрагы. 605 шофер тизлек режимын бозды, 602 кеше иминлек каешларын эләктермәгән иде. 2014 елда булган бөтен юл-транспорт вакыйгаларының 6сы - каршы як полосага чыгу аркасында, юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларның 2се - шоферларның тизлек режимын арттыру корбаннары, 4 очракта - машина йөртергә хокуклары булмый торып руль артына утыручылар 4 кешенең гомерен өзделәр, үлемгә китергән бер юл фаҗигасендә исерек шофер гаепле. Юл-транспорт вакыйгасының биш очрагында шоферлар һәм пассажирлар иминлек каешларын эләктермәгәннәр иде".
Марат Галиуллин хәбәр иткәнчә, ел дәвамында җаваплы затларга 9 административ беркетмә тутырылган һәм урам-юл челтәрләрендәге җитешсезлекләрне бетерүгә 7 күрсәтмә бирелгән.
Юл-транспорт фаҗигаләре еш була торган урыннар ачыклана, шулар нигезендә постлар, патрульлек итү маршрутларының урыннары алыштырыла. Кагыйдә бозучыларны белергә "КРИС-П" һәм "АМАТА" приборлары ярдәм итә. Балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүче һәм иминлек каешларын эләктермәүче шоферларны тоткарлауга аерым игътибар бирелә. Ел дәвамында шундый 9 очрак булган. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр янындагы рейдлар аларның кимүенә булышлык итә.
Үткәрелгән 44 чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 832 очрагы ачыкланган. Шул исәптән 26 шофер исерек булган, махсус тукталышка 195 транспорт куелган.
Комиссия әгъзаларының шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Пироговка сораулары күп булды. Мәсәлән, язгы су вакытында хәрәкәт иминлеге турында. "Шәһәрлеләр, шул исәптән район газетасын укучыларның тәкъдимнәренә игътибар биреп, - диде Дмитрий Николаевич, - көн саен юллар чистартыла. Бу эш шәһәрнең төньяк өлешендә, башка микрорайоннарда башкарылды. Ул контрольдә".
Иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә "Сабый" һәм "Каенкай" балалар бакчалары, 1нче урта мәктәп янындагы урамнарда автомобильләрнең шактый күп булуына бәйле проблемалар кабат яңгырады. Ленин урамы буйлап хастаханәгә кадәр төшүе дә катлаулы. Районның ашыгыч һәм оператив хезмәтләр машиналарына үтеп йөрүнең авыр булуы турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Юл хәрәкәте иминлеге өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге тарафыннан К. Маркс урамы тыкрыгыннан алып Ленин һәм Свердлов урамнары буйлап автомобильләрнең берьяклы хәрәкәтен кертү буенча конкрет тәкъдимнәр әйтелде. Юллар бөтен кирәкле билгеләр белән җиһазландырылачак. Әлеге карар хастаханә шәһәрчеге тирәсендәге һәм урамның "Гастроном"нан 1нче мәктәпкә кадәрге өлешендәге киеренкелекне киметәчәк.
Шәһәрлеләр өчен яңа, тагын да уңайлырак автобус павильонын урнаштыру мәсьәләсе тикшерелә.
Комиссия рәисе Аркадий Семенычев билгеләп үткәнчә, шәһәр җитәкчелегенә район архитекторы белән берлектә Ленин һәм Горький урамнарындагы кибетләргә һәм офисларга килү юлларының бөтен мөмкинлекләрен җентекләп тикшерергә, җәяүлеләр һәм шоферлар өчен хәвеф-хәтәрне минимумга кадәр киметергә. Икенче утырышта соңгы карар кабул ителәчәк.
Безнең редакция шәһәрдә юл хәрәкәте иминлеге буенча укучыларыбыз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен кабул итә. Газетаның www.tetyushy.ru сайтында урнаштырылган сораштыруда катнашуыгызны сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев