Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Штрафның тәтешлеләргә йогынтысы бар

Район административ комиссия әгъзалары шундый нәтиҗәгә киләләр.

Шәһәрдә һәм район авылларында кисәтүләр һәм инандырулар белән генә һәрвакыт тәртип урнаштырып булмый. Ә менә штрафның йогынтысы бар. 2014 елда аны районның 22 кешесенә карата кулланырга туры килгән. Комиссия үз эшен дәвам иттерә. Шәхси эшкуарларга да закон кысаларында үзләренең гамәлләре турында уйларга кирәк. Мәсәлән, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешү төземи торып, алар товар тартмалары белән контейнерларны һәм бункерларны тутыралар. (Ә экологлар алдында ничек хисап тоталар?) Шунлыктан кешеләргә чүп пакетларын янәшәдә ташлап калдырырга туры килә.
Ике айлык барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары да район торак пунктлары территорияләрендә рейдлар үткәрәчәкләр.
Эшлекле дүшәмбедә шәһәр хезмәтләре район башлыгы Рәмис Сафиулловтан калада санитар тәртип булдыру буенча чираттагы күрсәтмәләрне алдылар, ә бит, билгеле булганча, ул көндәлек эшләрне искә төшермичә дә башкарырга кирәк: контейнерларны вакытында бушатырга, карны таратырга, чүп савытларын чистартырга, Дан Монументы тирәсен карап торырга. Илнең төп бәйрәмен - Җиңү көнен без чисталыкта һәм матур итеп каршыларга тиеш. Район башлыгы шәһәр һәм коммуналь хезмәтләр җитәкчеләренә территорияләрне предприятиеләргә, оешмаларга беркетергә кирәклеген билгеләп үтте. "Хакимиятнең элек кулланылган бөтен карарлары үтәлергә тиеш. Барлык йортлар, коймалар тәртипкә китерелсен - бу район халкының ниндилеген күрсәтә. Балаларны да тәртипкә - чүпләмәскә өйрәтергә кирәк. Юлдагы чокырларны ямый башларга вакыт", - диде ул.
Газета укучыларыбыз да шәһәр хезмәтләренең акрын эшләүләрен искәртәләр, без Горький урамының шапшак булуы хакында да, законсыз чүп түгү урыннары турында да яздык. Һәм хәзер Свердлов белән Горький урамнары тыкрыгындагы "күлне" киптерү өчен күпме вакыт кирәк булачак? Билгеле булганча, яңа тротуар салганда су үткәрү системасын бозганнар икән. Бездә матурлык һәм тәртип яратучылар күп, әмма һәр эштә әйдаманнар һәм игелекле гамәлләрне оештыра белүчеләр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X