Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җир мул уңыш белән җавап биргән

"Сафиуллов" КФХ чөгендер игүчеләренең татлы тамырлар басуына куйган зур хезмәтләре нәтиҗәле булды.

Механизаторлар Та­һир Җамалов (рәсемдә) һәм Талип Сөләйманов "Ropa" комбайнында 400 гектар чөгендерне алып бетерделәр һәм уртача уңыш 550шәр центнер тәшкил итә.

Биредә мондый уңыш беренче тапкыр күзәтелә. Әмма нәтиҗә - законлы. Көзеннән барлык мәйданнар тирән итеп туңга сөрелгән, известьланган, һәр гектарга физик авырлыкта бер тоннага якын туклар кертелгән. Механизаторлар Сергей Кудашов һәм Талип Сөләйманов кулдашлары Фәрит Рәҗәпов һәм Сергей Платонов белән чәчүне шул зур мәйданда бер атнада төгәлләгәннәр.

Таһир Җамалов, Сергей Горшков, Сергей Кудашов составындагы хи­мик саклау звеносы басуны чүп үләннәренә каршы өч тапкыр, ә Геннадий Куприянов рәт араларын эшкәртеп чыкканнар. Үсемлекләрне тукландырганнар, корткычларга һәм авыруларга каршы химик препаратлар сиптергәннәр.

- Чөгендер табышлы гына түгел, ә зур чыгымнар да таләп итүче культура, быел һәр гектарга уртача 57 мең сум тоттык, - диде хуҗа­лык җитәкчесе Рәмис Сафиуллов.

Татлы тамырларны җыеп алу өчен комбайнны һәр аяз сәгатьтә көнен дә, төнен дә файдаланганнар. Тәүлеклек җитештерүчәнлек 27 гектарга җиткән! Һава торышы катлаулы булган шартларда да техника тоткарлыксыз эшләгән. Хәзер чөгендерне кагатлардан Буа шикәр заводына 20 КамАЗ ташый. Шоферлар, уртача өчәр рейс ясап, көн саен 1200 тонна чимал илтәләр. Моңа кагатлардан махсус чөгендер төяү өчен көзен сатып алынган "Амкодор" тракторы нәтиҗәсендә ирешелә. Аңарда Сергей Платонов эшли, аңа КУН-10 төягече белән МТЗ-1221 тракторында Наил Гайнетдинов булыша. -

Механизаторлар иртәнге сәгать 5тән кичке 9га кадәр эшлиләр. Ни аяныч, заводта продукцияне төнге 12гә кадәр генә кабул итәләр. Ә без чөгендерне тәүлек әйләнәсе ташуны да оештыра алыр идек, - ди директор урынбасары Әнсар Айзатуллов. Бу атнада чөгендер ташу тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев