Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Син анда булганың бармы?

    Зур Әтрәч балалары авыл китапханәсенә кунакка баргандай бик сөенеп һәм шатланып җыела.

    (Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таңнары", Дания Хәлимова). “Төрле бәйрәмнәрдә, гадәти көннәрдә дә чараларны еш оештырырга тырышабыз, – дип хәбәр итте китапханәче Зөбәрҗәт Хәйруллина. – Бу юлы без балалар белән язучы Петр Ершовның “Канатлы ат” дигән әкиятен барлап, андагы кызык­лы илдә сәяхәттә булып кайттык”. 

    Китапханәче әйтүенчә, аннары ул балаларга язу­чы тормышы һәм иҗаты хакында сөйләгән. Шуннан соң балалар әкиятләрне ничек яратуларын төрле фикерләре аша белдереп, моның өчен тат­лы призлар белән дә бүләкләнгән. Һәм инде өйләренә таралышканда аларның һәрберсе күңеленә хуш килгәнен укырга дип үзе белән алып киткән.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: