Ветеринария документлары 2018 елның 1 июленнән электрон төрдә генә рәсмиләштереләчәк.
Тәтеш дәүләт ветеринария берләшмәсеннән хәбәр иткәнчә, җитештерү, эшкәртү, саклау, ветеринария күзәтчелеге контрольлеге астындагы товарларны ташу һәм сатуны тормышка ашыручы барлык хуҗалык итүче субъектлар әлеге көннән кәгазьдән электрон төргә күчәргә тиеш булачаклар. Эзлекле тәртипне дәүләт ветеринария хезмәтләре белгечләре генә түгел, шулай ук предприятиеләрнең аттестацияләнгән белгечләре дә башкара ала. Моның өчен хуҗалык итүче субъектларга, эшкуарларга, "Меркурий" Федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлмәүчеләргә апрельдән 15 майга кадәрге вакыт эчендә Тәтеш район дәүләт ветеринария берләшмәсенә 8-937-525-67-31 телефоны буенча мөрәҗәгать итү сорала.
"Электрон системада теркәлү тәртибен үтмәгән затларга ветеринария документлары рәсмиләштерелмәячәк һәм бирелмәячәк, - дип кисәтәләр ветеринария берләшмәсе белгечләре, - ә Россельхознадзор ягыннан штраф санкцияләре кулланылачак".
Нет комментариев