Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфатсыз аракы гаепле

Кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән продукцияне сату максатларында саклаган һәм саткан өчен районыбызда яшәүче бер ханым җәзага тартылды.

Кече Шәмәк авылындагы 54 яшьлек К.-га карата, РФ Җинаятьләр Кодексының 238нче маддәсенең 1нче өлешендә билгеләнгән җинаять буенча, район прокуратурасы дәүләт гаепләүчесен яклады.

Ачыкланганча, 2013 елның декабрендә К. сату өчен Казахстанда җитештерелгән 48 шешә "IMPERIAL" аракысы ала. Аның бер өлешен, авылдашларына сатарга өлгерә, шул исәптән оператив-эзләү чараларында катнашучыга - тикшерү буенча сатып алучы гражданнарга 0,5 литрлы шешәне 180 сумга озата. К.-дан эчәргә яраксыз этил спирты булган, экспертиза нәтиҗәләре буенча, 29 шешә алына. Тәтеш районы суды карары нигезендә хатын гаепле дип табылды һәм аңа дәүләт файдасына 15 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.
Суд карары көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев